Арчада яшәүче гаилә – «Безнең Андерсон» Халыкара бәйгесе финалында
Арчада яшәүче Лесенколар гаиләсе иҗат иткән заманча «Шүрәле» әкияте халыкара бәйгенең финалына чыкты. Финалистларны бүләкләү тантанасы 21-25 майда Даниядә узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Әлеге бәйгене Халыкара язучылар гильдиясе оештыра. Быел анда Чили, Канада, Нидерланд, Германия, Латвия һәм башка илләрдән барлыгы 388 эш кабул ителгән. Лесенко гаиләсе катнашкан балалар номинациясендә финалга нибары сигез автор чыккан.
Гаилә башлыгы - Артем Лесенко сүзләренчә...