Бокс буенча Татарстан җыелмасы Идел буе федераль округында иң яхшы команда дип табылды
Бокс буенча Татарстан җыелмасы 13-14 яшьлек үсмерләр арасында Ижевскида узган Идел буе федераль округы беренчелеге йомгаклары буенча беренче урынны яулады. Рингка илебезнең 14 төбәгеннән 200 дән артык спортчы чыкты.
Егор Гаврюшин, Кәрим Минапов һәм Денис Шиков үз категорияләрендә иң яхшылар дип табылды.
Риваль Талипов (40 кг), Сәет Хәйретдинов (44 кг) һәм Әлфәр Йосыпов (60 кг) көмеш медальгә лаек булды.
Артемий Гыйльфанов (42 кг), Артем Бажанов (46 кг) һәм Михаил Гришин...