15 мартта Казан Кремлендә рус ишарәләр теле буенча бушлай дәрес узачак
Якшәмбе, 15 мартта, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында рус ишарәләр теленә һәм аның визуаль сәнгать белән бәйләнешенә багышланган бушлай чара узачак. Бу хакта Казан шәһәренең рәсми порталы хәбәр итә.
«Сәнгатьтә эмоцияләр һәм төс: алар турында рус ишарәләр телендә сөйләшәбез» дип аталган дәрес «Дөньялар арасындагы яктылык» күргәзмәсе киңлегендә узачак. Анда катнашучылар рәссамнар кулланган хис-кичерешләрне һәм төсләрне тасвирларга мөмкинлек бирә торган төп ишарәләр һәм гыйбарәләр белән танышачак.