Депутат бала карау буенча пособие һәм бердәм түләнең кайсын сайлау отышлы икәнен әйтте
Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш РИА Новости агентлыгына балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм баланы яшь ярымга кадәр карау буенча түләүләрнең кайсын сайларга икәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, эшләмәүче әниләр өчен - бердәм пособие, югары хезмәт хакы алып эшләүчеләр өчен бала карау буенча пособие отышлырак, ә керем аз булганда барысы да конкрет саннарга бәйле.
Депутат искәрткәнчә, 2023 елдан кертелгән бердәм пособие, эшләмәүчеләр өчен бала карау буенча пособиене дә кертеп...