Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Галина Белоцкая 95 яшьек юбилеен билгеләп үтә
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Галина Егоровна Белоцкая бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: шәхси архивтан
«Галина Егоровна 1931 елның 9 мартында Киров өлкәсендә туган. Җиде класс тәмамлаган. Сугыш вакытында һәм аннан соң колхозда эшләгән. 1955 елда кияүгә чыгып, гаиләсе белән Казанга күченгән», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
1961 елда Белоцкая танк училищесына урнаша.