Татарстан Милли музеенда Сирәк очрый торган әйберләр бүлмәсе барлыкка киләчәк
Татарстан Милли музеенда Сирәк очрый торган әйберләр бүлмәсе һәм Бер экспонат залы барлыкка киләчәк. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов «12 кат» рубрикасында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Апрель башында музей традицион рәвештә үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бу датага (музейга 1894 елның 5 апрелендә нигез салынган – Т-и иск.) без Сирәк очрый торган әйберләр бүлмәсен ачарга телибез, анда иң борынгы – Мисыр һәм антик коллекцияләр чагылыш табачак.