Байлар Сабасында яшәүче Мәнзума Хуҗинага 101 яшь тулган
Байлар Сабасында яшәүче Мәнзума Әлмөхәммәт кызы Хуҗинага 101 яшь тулган. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Мәнзума Хуҗинаны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы исеменнән туган көн бүләкләре тапшырды.
«Сез – районыбыздагы иң өлкән кешеләребезнең берсе. Матур гомер юлы үтеп, шушы көнгә җиткәнсез. Бүген якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә хәерле картлык кичерәсез. Гомерегезнең күп өлеше район мәгариф бүлеге белән бәйләнгән.