Түбән Нурлатта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ифтар үткәргәннәр
Түбән Нурлатта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ифтар үткәргәннәр. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.
Түбән Нурлат микрорайонында игелекле традиция дәвам итә: биредә Ватан сакчыларының якыннарын бер табын артына җыеп, аларга хөрмәт күрсәткәннәр. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылган ифтар ашына махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары, хатыннары, шулай ук һәлак булган геройларның якыннары чакырылган.
Чарада 30га якын хатын-кыз катнашкан.