Киләсе MISS BRICS конкурсы 2027 елда Һиндстанда узачак
MISS/MRS/LITTLE MISS BRICS халыкара матурлык бәйгесе 2027 елда Һиндстанда узачак. Бу хакта 8 мартта Казанда Камал исемендәге театрда узган матбугат конференциясендә игълан ителде, анда Татарстан башкаласында узган беренче конкурска нәтиҗә ясалды.
Чарада конкурс президенты Динара Сәләхова, БРИКС чаралар бүлеге җитәкчесе Эллина Аксенина, «Миссис Һиндстан 2025-2026» Ринима Борах, жюри әгъзасы җырчы Ольга Серябкина, шулай ук өч категориядә җиңүчеләр катнашты: MISS BRICS 2026 Валентина Алексеева (Россия)...