Чирмешәннән Николай Липатов: Гармун - минем җаным
(Чирмешән, 7 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова ) Николай Липатов һөнәре буенча гади слесарь, оста куллы кеше. Якташыбызның тагын бер сәләте бар – гармунчы. Кечкенәдән үк ул, яшьтәшләренең күбесе кебек, гармунда уйнарга өйрәнә. Ул вакытта, авылда өйрәнергә, үрнәк алырлык кешеләр янәшәдә генә була.
- Мәктәпкә барырга кирәген дә онытып, тирләп-пешеп, гармунда уйнап утырганым хәтердә, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Беренче гармунын - «Чайка»ны, Николайга әти-әнисе алып бирә.