Кырымнан килгән ике укытучы махсус операциягә барыр алдыннан Татарстанда медкомиссия уза
Кырымнан килгән ике ир-ат (алар икесе дә бер мәктәптә эшли һәм бер урамда яши) Питрәч Үзәк район хастаханәсендә Саклану министрлыгы белән контракт төзү һәм соңыннан махсус хәрби операциядә катнашу өчен медицина комиссиясе уза.
Ир-атлар Татарстанга берничә көн элек килгән. Хәзер алар контрактка кул куяр алдыннан мәҗбүри медицина тикшерүе уза.
Аларның берсе - Максим. Ул элегрәк полициядә хезмәт иткән, ә пенсиягә чыкканнан соң бер ел элек музыка укытучысы булып эшли башлаган. Аның иптәше Асан -физкультура укытучысы.