«Хезмәт даны» газетасы баш мөхәррире урынбасары: Улларым белән горурланам!
«Татмедиа» АҖ филиалы – Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Нургалиева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медаленә лаек булды. Бүләкне Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Лилия Нургалиева махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән волонтерлык эшчәнлегендә актив катнаша. Дүрт бала тәрбияли. Ике улы – хәрби хәрәкәтләр ветераны, алар Иминлек хезмәтенең Калининград чик буе институтын тәмамлаган.