Рөстәм Миңнеханов волонтерлык, патриотлык эшендә актив хатын-кызларны бүләкли
Бу минутларда Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә юнәлдерелгән волонтерлык, хәйриячелек хәрәкәтендә, патриотик эшчәнлектә актив катнашучы хатын-кызларга дәүләт бүләкләре тапшыра.
«Хезмәтегез, энергиягез өчен рәхмәт. Бүген биредә фидакарь хезмәте сокландыргыч хатын-кызлар җыелган. Сезнең миһербанлыгыгыз безне рухландыра. Сез алгы сызыкта хәрби бурычларны үтисез, хәрби хезмәткәрләргә медицина һәм башка күптөрле ярдәм күрсәтәсез.