Ядегәрдә «Кукмара районының этномәдәни мозаикасы» дигән Халыклар дуслыгы парады узган
Ядегәр мәктәбендә «Кукмара районының этномәдәни мозаикасы» дип аталган Халыклар дуслыгы парады узды, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» газетасы.
Мондый чаралар район халкының бердәмлеген арттыра, уртак кыйммәтләрне сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга ярдәм итә.
Ядегәр урта мәктәбендә оештырылган әлеге чара районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыеп, милли традицияләрне саклау, үстерү һәм яшь буынга тапшыру максатын куйды.
Бәйрәмдә татар, удмурт, рус, керәшен һәм мари халкы делегацияләре катнашты.