Идел буе федераль округының «ФормАРТ» граффити фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезонына гаризалар кабул ителә башлады. 2026 елда фестивальнең төп темасы – Россия халыклары арасында милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
«ФормАРТ» урам сәнгате фестивале Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронатында гамәлгә ашырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.