Безне күпләр белми: Габдулла Тукайның туганы Айнур Нуриев музейда экскурсия уздырды
Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының яңа сезоны башланды. Әлеге проект кысаларында музейда төрле профессия вәкилләре – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортчылар, журналистлар экскурсияләр уздыра.
Бүгенге экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казанның 64нче номерлы мәктәбе директоры Айнур Нуриев уздырды. Экскурсиягә шәһәрнең 64нче мәктәбендә укучы балалар чакырылган иде.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
...