7-9 мартта Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк
Дүшәмбе, 9 мартта, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
2026 елда 8 март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка, күчерелә. Шул рәвешле, 7-9 марта, бәйрәм яллары көннәрендә, шәһәрдәге парковка зоналарында машиналар куйган өчен түләү алынмаячак.
Исегезгә төшерик, Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар шимбә һәм якшәмбе, шулай ук бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә төнге вакытта ...