Добавить новость

Казанда Тельман урамындагы борынгы торак йортны реставрацияләячәкләр

Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Тельман урамы, 24 адресында урнашкан төбәк әһәмиятендәге һәйкәлне реставрацияләү турындагы проект документациясен кабул итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз Н.Л.Перельштейнның 1908 елда төзелгән модерн стилендәге ике катлы йорты турында.

Бина XX гасыр башы архитектурасы белән аерылып тора. Йортның фасадында биш тәрәзә, зур балкон бар, шулай ук бинаның уң ягыннан арка ясалган. Йорт декоратив элементлар белән бизәлгән.

Губернаторы России



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости России




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта