Алабуга, Түбән Кама, Чаллыда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанның өч шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллыда чикләүләр кертелүе турында хәбәр иткән иде.
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кичә 22.53 сәгатьтә кертелде. Бер үк вакытта ракета һөҗүме куркынычы да игълан ителде, ул 00.47 сәгатькә кадәр сакланды. Бүген исә 06.06 сәгатьтә республиканың өч шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде.
Кертелгән...