Чистай районыннан Лисичанскига 8 тоннадан артык гуманитар ярдәм китерделәр
Чистай районы Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига сигез тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде. Йөк предприятиеләр, эшмәкәрләр бергәлеге һәм район халкы ярдәме белән формалаштырылды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата барган колоннаны ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков каршы алды.
Йөк составында 1,5 тонна көнбагыш мае, 2 тоннадан артык бәрәңге һәм кишер, 3 тоннадан артык бакалея товарлары һәм ит консервлары, шулай ук кием-салым кергән. Моннан тыш, Лисичанскига автоцистерналар...