Казанда сиреналар яңгырады: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итү системасын тикшерә
Татарстан Республикасы территориясендә халыкка хәбәр җиткерү системасын тикшерәләр.
Шул ук вакытта, республика башкаласының берничә районында яшәүчеләр сиреналарны ишетмәүләрен әйтте. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә аңлатуларынча, республика хәбәр итү системасы узган гасырның 80нче елларында ук булдырылган. Узган дистә еллар эчендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа торак кварталлар төзелде.
Проблемалы зоналар, шулай ук электр сиреналары...