Татарстан территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы режимы гамәлдән чыгарылды, ул Мәскәү вакыты белән 22.53 сәгатьтә кертелгән иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында шул хакта мәгълүмат чыкты.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер үк вакытта ракета һөҗүме куркынычы режимы да игълан ителде, ул 00.47 сәгатькә кадәр сакланды. Бүген исә 06.06 сәгатьтә республиканың Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде.