Эльмира Зарипова: Хәрби операциядә катнашучылар эшкә урнашу мөмкинлекләрен белергә тиеш
Бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Иң элек, ул клиникада дәваланучыларга хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чаралары һәм эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.
Очрашуга кадәр Эльмира Зарипова журналистларга мондый очрашуларның әһәмияте турында әйтте. «Махсус хәрби операциядә катнашучылар хастаханәләрдә дәваланып...