Россиядә ак бодай икмәгенә яңа ГОСТ расладылар
Росстандарт Россиядә 2026 елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк бодай оныннан ак икмәккә яңартылган дәүләтара стандартны раслады. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
Документ Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан белән берлектә кабул ителде.
Яңа регламент тулысынча да, шулай ук кисәкләп сатылган икмәккә дә кагыла. Эшләнмәнең стандарт авырлыгы 0,5 килограммнан артыграк булырга тиеш, әмма җитештерүчеләргә заказ бирүче белән килештереп, 350 граммнан алып икмәк чыгарырга рөхсәт иткәннәр.