Татарстан Гидрометеоүзәге республикада карның кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләде
Татарстанда кар катламы гадәттә 9-20 апрельдә эреп бетә. Әмма барысы да язгы процессларның үсеш характерына бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Татарстанда кар катламының иң иртә эреп бетү датасы мартның өченче декадасында теркәлгән, ә иң соңгысы – апрель азагы - майда», - дип хәбәр итте ул.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, республика буенча кар катламының биеклеге 39 сантиметрдан 67 сантиметрга кадәр тәшкил итә.