Татарстанда «Татар азаны 2026» бәйгесе башланды
Татарстанда татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесе, шулай ук махсус әзерлек курсы үткәрелә. Катнашу өчен 7-13 яшьлек малайлар һәм яшүсмерләр чакырыла. Конкурсны «Рухи моң» иҗат берләшмәсе оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге шартлары буенча, азан татар мәкаме белән әйтелергә һәм татар милли көенә нигезләнергә тиеш. Төп игътибар тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгын үтәүгә, гарәп авазларын дөрес әйтүгә биреләчәк. Моннан тыш, азан яхшы ишетелерлек һәм күңелгә үтеп керерлек булырга тиеш.