X тапкыр узачак «Fashion Iftar»да 1200 хатын-кыз катнашачак
14–15 март көннәрендә Казанда «Fashion Iftar» узачак. Унынчы тапкыр узачак ифтарның төп төсләре итеп зәңгәр һәм күк төсләр сайланган. Быел чара хатын-кыз иреге темасына багышланачак. Бу хакта тулырак бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Оештыручылар сүзләренчә, быел «Fashion Iftar»да 1200гә якын хатын-кыз катнашуы планлаштыра. Сатуга барлыгы 600 билет чыгарылган, калган билетларны оештыручылар төрле оешмаларга, сәламәтлеге чикле хатын-кызларга һәм чараның партнерларына тараткан.