Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Тәравихны җәмәгатьтә укый алмасаң, ялгыз башкару да дөрес санала
Тәравих намазын җәмәгатьтә укый алмасаң, аны ялгыз башкару да дөрес санала. Бу хакта Казанның «Ал таң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап итеп әйтте.
«Безнең Әбү Хәнифә мәзһәбендә тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ахырдан 3 рәкәгать витыр намазы белән тәмамлана. Кем дә булса аны җәмәгатьтә укый алмый икән, ялгызы башкару да дөрес санала. Имам белән аңа оеп укучы арасында артык ерак ара булса, аңа оеп уку дөрес түгел. Шуңа күрә, зур мәчетләрдә имамны микрофон аша ишетеп уку дөрес...