Саба урта мәктәбендә «Мәдәни мирас» район бәйгесенең финалы булды
Саба урта мәктәбендә «Мәдәни мирас» район бәйгесенең финалы булды. Призлы урыннар өчен сайлап алу этабыннан үткән Саба гимназиясе, Олы Шыңар, Килдебәк урта, Мичән, Шекше төп мәктәбе укучылары сәхнә тотты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Иң элек бәйгенең төп максаты милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклап калу икәнен әйтеп китик. Буыннан-буынга күчеп килгән мирасыбыз – милли йолалар, гореф-гадәтләр...