Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран халкының кайгысын уртаклашты
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин АКШ һәм Израильнең Иранга ракета һөҗүмнәре нәтиҗәсендә илнең югары җитәкчесе аятолла Али Хаменеи, аның гаилә әгъзалары, шулай ук балалар һәм җирле халык фаҗигале шартларда һәлак булу сәбәпле, Иран халкының һәм Иран ислам республикасының Казандагы баш консулы Давуд Мирзаханиның тирән кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
«Без иран халкының кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән һәлак булганнарның рухларын шат кылуын...