Татарстанда 4 мартта хәбәр итү системаларын тикшерү өчен сиреналар кабызылачак
Татарстанда 4 мартта республикадагы хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, 10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабыначак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәрләр тапшыру өчен теле - һәм радиоканаллар кулланылачак.
Халыкка тынычлык сакларга киңәш итәләр. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк.
Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын...