Путин Пезешкианга Хаменеи үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Иран коллегасы Масуд Пезешкианга Ислам республикасына Америка-Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә Иранның Югары җитәкчесе Аятолла Али Хосейни Хаменеи үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ислам республикасы югары лидерының һәм аның гаиләсенең дүрт әгъзасының үлемен Россия дәүләте башлыгы «үтерү» дип бәяләде.
Путин сүзләренчә, Россиядә Аятолла Хаменеины ике илнең дустанә мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм аларны киң...