Винера Ганиева: Җыр аша без балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез
28 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында XIII Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалчылар бәйгесе узды. Бәйгенең инициаторы – Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Винера Ганиева. Әлеге бәйге күпмилләтле Россия халкының мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе...