Яшел Үзәннең Акъегет мәдәният йортында татар халык ашларын пешерергә өйрәнгәннәр
Бүген — Бөтендөнья татар ашлары көне. Бу бәйрәм татар аш-суы легендасы Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә билгеләп үтелә. Ул халкыбызның онытылып барган рецептларын җыючы һәм милли кухнябызны дөньяга танытучы.
Яшел Үзән районының Акъегет мәдәният йортында да гореф-гадәтләрне саклыйлар, дип яза «Яшел Үзән» сайты. «Мастер шеф» түгәрәгенә йөрүче кызлар иң тәмле милли ризыкларны: өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый һәм кош телен пешерергә өйрәнгән.
«Кызларымның тырышлыгына сокланам! Милли ашларыбыз һәрвакыт өстәлләребезнең күрке булсын»...