Мошенниклар Бөгелмәдә яшәүче хатын-кызның 900 мең сум акчасын урлаган
Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз Дәүләт хезмәтләре порталын яңадан урнаштырырга күндергән мошенникларга 900 мең сум акча күчергән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 60 яшьлек хатын-кызга, мессенджер аша билгесез кеше шалтыратып, үзен интернет-кибет хезмәткәре дип таныштырган һәм посылка алу сылтавы белән аны хәбәрләрдәге кодны әйтергә күндергән. Шуннан соң аңа Дәүләт хезмәтләренә керү турында хәбәр килгән.
СМСтан телефонга шалтыратып, мошенниклар корбаны билгесез хатын-кыз белән элемтәгә кергән...