Татарстан кулланучылар кооперативларының әйләнеше бер елда 27 миллиард сумга җиткән
Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативларының әйләнеше узган елда 27 миллиард сумга җиткән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Татарстан кулланучылар берлегенең идарә рәисе Рашат Шәймәрданов ТР Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләре җыелышында шул хакта хәбәр итте.
«Безнең эшчәнлекнең гомуми күләме биш ел эчендә 1,6 тапкырга артты. Ел саен Россия төбәк берлекләре арасында Татарстан кулланучылар берлеге эшчәнлекнең барлык төрләре буенча алдынгы позицияне били.