Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районында салым бурычын тикшерергә кушты
Биектау районында салым бурычы 2025 елда 24 процентка арткан. Бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның йомгаклау сессиясендә шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.
«Салым бурычын түләүгә игътибар итүегезне сорыйм. Бер ел эчендә ул 24 процентка арткан һәм 132,4 миллион сум тәшкил итә. Бурычка баткансыз. Декабрьдә мондый сумманы берьюлы түләтү кыен булачак», - диде парламент башлыгы.
Ул районның социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен мактады...