Мөхәммәтшин Дума депутатлары белән махсус операция ветераннарына булышу турында сөйләште
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Россия Дәүләт Думасы депутатлары – «Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының социаль-хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү: сынаулар һәм карарлар» дип аталган түгәрәк өстәлендә катнашучылар белән очрашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, әлеге комитет башлыгының беренче урынбасары Елена Цунаева...