Добавить новость

Бер тәүлек эчендә Казанда 215 йорт түбәсен кар һәм боздан чистартканнар

Узган тәүлектә Казанда күп фатирлы йортларның 215 түбәсен кар һәм боздан чистартканнар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совет районында – 93, Киров һәм Мәскәү районнарында -50, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 42, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 30 йорт түбәсе тәртипкә китерелгән.

Параллель рәвештә ишегалларын кардан чистарту да дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу эшкә 230 берәмлек махсус техника һәм 1 397 урам җыештыручы җәлеп ителгән. Йорт яны территорияләреннән 28 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Губернаторы России



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости России




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта