Татарстан халкына ракета һөҗүме куркынычы вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген әйттеләр
Татарстанлыларга ракета һөҗүме куркынычы игълан ителгәч ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Мондый сигнал халыкны ракета һөҗүме куркынычы турында кисәтү өчен бирелә.
Сигналны ишеткәч, кешеләр телевизор яки радионы кабызырга тиеш, анда рәсми мәгълүмат һәм гамәлләр тәртибе тапшырыла. Тынычлыкны сакларга һәм тиз эш итәргә кирәк.
Әгәр сез өйдә икәнһәм подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, тәрәзәләрне ныклап ябарга һәм аларга якын килмәскә киңәш ителә. Газны, суны ябарга, утны сүндерергә...