Уфаның «Ихлас» мәчете 25 еллык юбилеен ифтар мәҗлесе белән билгеләп үтте
26 февраль көнне Уфа шәһәренең Киров районында урнашкан «Ихлас» мәчетенең 25 еллык хезмәтенә багышланган ифтар мәҗлесе узды. Чара мәчетнең юбилей датасына туры китереп оештырылды. Ул мәхәллә халкын, дин әһелләрен, иҗтимагый эшлеклеләрне берләштерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә кунакларны каршы алу белән башланды. Программа кысаларында тантаналы һәм мәдәни өлеш, азан әйтү, ахшам намазы уку, күмәк авыз ачу каралган иде.
Бәйрәмдә Бөтендөнья...