Махсус операциядәгеләрнең гаиләләре Ульяновскиның «Ләйли Җамал» мәчетендә булган
«Ватан сакчылары» дәүләт фондының Ульяновск филиалы һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте күптән түгел генә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннәр иде. Менә шушы килешү кысаларында алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, шул исәптән һәлак булган геройларның якыннары өчен экскурсия оештырган. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Мөселман кардәшләребез Идел буендагы иң зур мәчетләрнең берсендә – «Ләйли Җамал» мәчетендә экскурсиядә булган.