Татарстанда томан һәм бераз кар явуы көтелә
Бүген, 27 февральдә, Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны-урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә үк башланган кар (уртача) көндез дәвам итәчәк, әмма кар яву интенсивлыгы бераз кимиячәк.
Кайбер районнарда төнге сәгатьләрдә төшкән томан иртән дә сакланачак. Көньяк-көнчыгыштан көньяк һәм көньяк-көнбатышка юнәлешне үзгәрткән җилнең көче 4 тән 9 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда кабат бозлавык хасил булачак.