Дәрдемәнд һәм Муса Җәлилгә багышланган «Туган телем» бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге ел саен Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган телем» дигән бәйге уздыра. Бүген конкурска йомгак ясаганнар.
«Без конкурсны ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклар хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Дәрдемәнднең якташы, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырдык. Быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Конкурс ике номинациядә үткәрелде. Дәрдемәнд һәм Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләргә кирәк иде»...