Казанда җинаятьчелек дәрәҗәсе бер елда 25 процентка кимегән
Казанда узган елда криминоген вазгыять сизелерлек яхшырган. Җинаятьчелек дәрәҗәсе 25 процентка кимегән, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә.
Казан полициясе бер елда сигез меңгә якын җинаять очрагын ачкан. Үтерү, көчләү һәм талау очракларын ачу дәрәҗәсе 100 процент булган. Шәһәрдә транспорт чараларын урлау һәм мошенниклык очраклары саны кимегән.
Биш елда беренче тапкыр дистанцион мошенниклык очраклары саны 27 процентка кимегән.