Төмәндә шагыйрә Гөлнара Кәлиева белән очрашу булды
Төмәндә себер татар шагыйрәсе Гөлнара Кәлиева белән очрашу булган. Бу хакта Төмән өлкәсе «Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Гөлнара Кәлиева иҗат кичәсендә шигърияткә нинди юллар белән килүе, шигырьләрен ничек язуы һәм ни өчен беренче шигырьләр китабын «Сагышлы сөю» дип атавы турында сөйләгән. Бүгенге көндә ул – биш китап авторы.
Гөлнара ханым һәр җыентыктан яраткан шигырьләрен укыган. Сүз уңаеннан...