Казанда яшәүчеләрнең 68 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә
Казан спортчылары 2025 елда Россия һәм халыкара ярышларда 3,2 меңгә якын бүләк яулаган. Чагыштыру өчен, 2005 елда алар нибары 708 булган. Шул ук чорда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче халык саны 12,5 проценттан 68 процентка кадәр арткан. Бу хакта Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде.
Шәһәрдә барлыгы 150 меңнән артык спортчы катнашында халыкара, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге 532 ярыш уздырылган. Чагыштыру өчен, 2005 елда 135 ярыш үткәрелгән...