Татарстанда кар явачак, температура бераз күтәреләчәк
Бүген, 26 февральдә, Татарстанда һава торышын элеккечә циклон билгеләячәк, шул ук вакытта температура фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төбәк территориясендә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар явуы көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Төнге -7.. -12 градус салкыннан соң (ә кайбер урыннарда -16) көндез республика...