«Өмет» газетасы: Акчуриннар нәселе – милләтебез горурлыгы
Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Акчуриннар нәселе – милләтебез горурлыгы» дигән язмасы чыкты.
«Ульяновскиның «Сембер сәүдәгәрлеге» музеенда «Сәүдәгәр Акчуриннар династиясе. Чорлар һәм язмышлар» дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмә эшләп килә. Татар эшмәкәрләрен берләштерүче «Сембер» клубы үзенең чираттагы утырышын әлеге музейханәдә уздырды.
Акчуриннар – 19 нчы гасырның икенче яртысы һәм 20 нче гасыр башында Сембер яклары, Идел буе һәм Урал төбәгенең танылган сәүдәгәрләре һәм фабрикантлары.