Питрәч районында киез итекле хоккей буенча V ачык турнир узды
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Чыты авылында киез итекле хоккей буенча V ачык турнир узды. Ярышларны «Терәк-Опора» иҗтимагый хәйрия фонды оештырды, ә юбилей ярышларына нигез салучы – Миңнур Шәмсетдинов.
Турнирда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова сәламләде. Җиңү өчен Татарстанның биш районыннан - Кукмара, Биектау, Теләче, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарыннан командалар көрәште.
«Терәк-Опора» фонды идарәсе рәисе Мансур...